Татарстанда кабат суыта

Синоптиклар бүген республикада кар һәм көчле җил булачак, дип хәбәр итә. Ләкин иртәгә, якшәмбе көнне, явым-төшем булмаячак һәм суытачак.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәрләре буенча, төнлә һава температурасы 13-18 градуска төшәчәк. Урыны белән 22 градуска кадәр суытачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Дүшәмбе явым-төшем күзәтелми. Төнлә термометр баганалары 9-14 градус суыкны күрсәтәчәк. Ә көндез – 6-11 градус салкын булачак.


Фикер өстәү