Авыру балага ике көндә 3 миллионнан артык акча җыйган Гөлия Вәлиәхмәтова: Рәхмәт өчен эшләмим

«Инстаграм»да утырып кына да ярдәмгә мохтаҗ балалар һәм өлкәннәргә булыша алучылар турында бер генә язмадык. Танылган композитор Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова – шундыйлардан. Йөз меңнән артык кешелек аудиториясе белән ул башкаларның күңелен күрергә, тормышын җиңеләйтергә тырыша.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга килә ул. КХТИда белем алгач, кабат Нурлатка кайтып китә һәм анда 5 ел эшли. Соңрак янә Казанга килә. Вакытын бушка уздырмаска тырыша. Чит илләргә чыгып, андагы тормышны күрә.

– Бай илләрне дә күрдем, фәкыйрь яшәгәннәрен дә. Тормышка шөкер итәр өчен анысы да кирәк. 42 илдә булырга туры килде. Кайда гына булсам да, үзебезнең Татарстан күңелгә якын икәнен аңлап кайттым. Әле минем күрәсе килгән илләрем күп. Теләкләрне чынга ашырырга язсын, – ди ул.

Гөлиядән шәхси тормышы хакында да сораштык. Күпләр белә: ул – композитор Марат Мухинның хатыны. Аңа кияүгә чыгу интернетта популяр иткән дә инде үзен.

– 30 яшем тулгач, гаиләле буласым килә башлады. Йөргән егетләрем дә бар иде. Кияүгә дә чыгуымны сорадылар. Үз кешемне көтәргә насыйп булган, күрәсең. Марат белән танышу мине үзгәртте. 8 ай очрашып йөрдек тә никах укыттык. Ирем – мине, мин аны яратам. Кызыбыз Әмирә үсеп килә. Тагын ни кирәк соң? – ди Гөлия. – Марат белән яши башлагач, «Инстаграм»да язылучыларым бик күбәйде. Бер ел эчендә 100 меңнән арттылар. Алар белән бергәләп яхшылык эшлибез хәзер. Элек тә кибет буенда сатучылардан, кирәкме-түгелме, бакчасында үстергән яшелчәләрен, чәчәкләрен сатып ала идем. Әнә шулай итеп, өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтәсем килде. Авыру балаларны аеруча кызганам. Ничек тә аларны сөендерәсем килә.

Гөлия соңгы арада Рамзан исемле балага ярдәм итәргә алынган. Сабый зур кимчелек белән туган. Рамзан башка яшьтәшләре кебек булсын өчен аңа 3 миллион 300 мең сумлык операция кирәк була. Гөлиянең язылучылары бу акчаны ике көн дигәндә җыя.

– Төрле кешеләр бар. Кемдер акча җыюны хуплап та бетерми. Кайберәүләр бик теләп булыша. Мин бит кешеләрдән зур сумма җибәрүләрен сорамыйм. Һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итә. Кемдер – 50, кемдер 100, 300 сум җибәрә. Әнә шулай итеп, аз гына акчадан күп җыела да инде, – ди Гөлия. – Рамзанга беренче операция булды инде. Шуның белән бетәр дигән идек. Әмма тагын бер операция кирәк. Анысы өчен 2 миллион 700 мең сум акча кирәк. Шул акчаны да җыярга тотындык.

Рамзанга булышкан арада Марсель Сәләхетдиновка да ярдәм оештыралар. Аңа 400 мең сум акча җыеп бирәләр. Шулай ук Зиннәт исемле кызга колак аппараты алу өчен ярдәм итәргә алыналар.

– Барысына да булышып бетереп булмый, әлбәттә. Бик күпләрне кире борырга да туры килә. Аеруча ДЦП диагнозлы бала үстерүче әниләр күп яза. Аларны да аңлыйм. Һаман саен тернәкләндерү курслары узарга кирәк. Тик арадан бик тә ярдәм кирәклесен сайларга тырышабыз, – ди ул.

Гөлиягә еш кына, хәйрия фонды ач инде, дип әйтәләр икән. Ул үзе моны кирәксенми. Интернет аша кешеләргә булышып торуым да җитә, ди.

– Бер эшемне дә кеше белсен, рәхмәт әйтсеннәр өчен башкармыйм. Күңел кушканны гына эшлим. Кемнедер сөендерә алу – минем өчен зур бәхет. Гади кешеләрне яратам, – ди ул. – Тормыштан тәм табып яшәргә кирәк. Мин исә үз юлымны таптым. Сабыйларның йөзендәге шат елмаю, өлкәннәрне сөендерә алуым көч бирә. Теләк булса, бар эшкә дә өлгерәсең. Гаиләмә дә рәхмәт. Интернеттагы язылучыларыма да рәхмәтлемен. Алар булмаса, без зур суммалар җыя да алмас идек. Яхшы эшнең җирдә ятмавын беләм мин. Шуңа күрә изгелек эшләргә тырышсак иде. Авыруларын сөендергән һәр кешегә бәхет елмайсын!

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү