Куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән

Бүген иртән Яр Чаллы – Зәй трассасында, Федотово авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдәге видео буенча авариядә фура һәм җиңел автомобиль катнашкан. Шул ук вакытта Фура кюветка төшә, ә икенче машина кисәкләргә тарала.

Шулай ук шаһитлар юлда кешенең гәүдәсе ятуын хәбәр итә.

Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

 


Фикер өстәү