Энгель Фәттахов Минтимер Шәймиев хакында: «Без  – аның мәктәбен үткән кешеләр»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды. Татарстан халкы, аның белән төрле елларда эшләгән кешеләр, зыялылар үзләренең аңа бәйле истәлекләре белән бүлештеләр.

– Минтимер Шәрипович – Татарстан өчен генә түгел, татар дөньяcы өчен бирелгән шәхес ул. Андыйлар гасырга бер генә туа. Татарстанның, татар халкының шундый дәрәҗәсе булуында да Беренче Президентның роле бик зур. Беренче инкыйлабны 1917 елда кичерсәк, туксанынчы елларда икенчесен кичердек дигән фикердә мин. Шунда Минтимер Шәрипович, бөтен энергиясен биреп, дөрес ориентлашып, Россиянең федератив дәүләт булып сакланып калуына зур өлеш кертте. Зур энергияле, эшлекле, характерлы җитәкче ул. Актаныш халкы аның белән горурлана, Минем өчен исә ул икенче әткәй кебек. Аның мәктәбен үткән кеше бервакытта да начар эшли алмый. Район башлыгы вазыйфасында мин гомер буе «Минтимер Шәриповичны биргән район бер генә өлкәдә дә начар эшләргә тиеш түгел!» дигән девиз белән эшләргә тырыштым. Ул үзе дә туган ягын онытмый. Ел саен кайтып, хәлләрне белешеп китә.

Ул безгә яшәү рәвеше белән дә үрнәк. Ходай аңа исәнлек-саулык бирсен, киләчәктә бергәләп яшәргә язсын. Сүз уңаеннан, ул: «Тән саулыгы белән генә рух ныклыгына ирешеп була», – дип әйтә иде. Спортка мәхәббәтне ул тәрбияләде, дисәк тә була.  Мин дә: «Әгәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртмый икән, ул – аның мәгънәсезлеге», – дим. Шуңа күптелле гимназиядә балаларга яхшы белем бирергә, сәламәтлекләрен ныгытырга тырышабыз. Кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Шушы хакыйкатьне киләчәк буынга да тапшырырга телибез.


Фикер өстәү