Коронавируслы туганы янына барып авыру йоктырган хатын-кыз тарихы: «Иң авыры тәүлекнең 16 сәгатен корсакта яту булды»

Бу авыру миңа иярер дип уйламадым да. Күрше авылда яшәүче бертуганым  авырып киткәч, хәлен белергә бардым. Үземчә саклык чаралары да күрдем. Дөрес, ул чакта әле апада ковид булганын белмәдек. Берничә көннән тесты уңай кайта. Аннан соң да бардым. Шикләнмәгәч, иярмәс дип уйлап, янында сөйләшеп утырдык, чәйләр эчтек.

Икенче көнне инде үземнең температура күтәрелде. Башта 37 градус булды, аннан 38, 39… Бер атна буе температура төшмәгәч, тест бирдерттеләр. Уңай күрсәтә… Ул чакта әле районда компьютер томографы юк иде, «ашыгыч ярдәм» машинасы Сабага алып китте. Үпкәләр 15–20 процент зарарланган булып чыкты. Астма авырулы кеше буларак, сулыш алуы сәгатьләп авырлашты. Шунлыктан район үзәк хастаханәсенә салдылар.

«Кызыл зона»га эләккәндә минем инде сөйләшерлек, җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Ярый әле анда бер җирдә дә чират торасы түгел. Палатага кереп, биш минут та үтмәгәндер, шәфкать туташлары янымда солдатлар кебек йөгерешә башлады: шул арада система куйдылар, сатурацияне үлчәделәр, уколлар кададылар… Башта аларны уйларлык хәлем булмады. Соңыннан инде анда эшләүчеләргә шаккатып яттым. Барысы да шулкадәр ипле, шулкадәр әйбәтләр… Иренмичә барысын аңлаталар. Махсус битлек астыннан ни хәлләр күрәләр, ничек тамырны табып, укол кадыйлар икән, дим…

Астма булганлыктан, хәлләр шактый катлауланды. Санаулы көн эчендә ике як үпкә дә 30 процентка зарарланган булып чыкты. Туганым: «Апа, кайгырма, Соловьев алып чыга сине. Ул – бик шәп табиб», – дип өметләндерде. Аңа кадәр әлеге табибка – үзебезнең районның Улисьял авылы егете Феликс Валерьевич Соловьевка эшем төшкәне юк иде. Ул, чыннан да, зур хәрефтән язылырга лаеклы табиб икән. Көне-төне шунда кунып эшли, ял көне дип тә тормый. Үзе ипле, үзе белемле, үзе һәр кеше белән якын итеп сөйләшә. Саф татарча! Аның тавышын ишетүгә, ул палатага килеп керүгә үк, үзеңә хәл кереп китә. «Балтач халкына игелек күрсәтер өчен кайткансың икән, энем», – дидем азактан. Биредә эшләүче Сәидәхмәд Гаипназаров, Рамил Җаббаров та – шулай ук искиткеч тырыш табиблар. Аларның ярдәмчеләре булган шәфкать туташлары, санитаркаларның куйган хезмәтләрен сөйләп бетерә торган түгел.

Иң авыры тәүлекнең 16 сәгатен корсакта яту булды. Калган вакытта бераз ял итеп, ян-якка борылырга ярый, әмма чалкан ятасы түгел. Күз алдына китерегез: бөтен кеше кислород битлегеннән, капланып яткан… Бер кешенең бер кешедә гаме юк. Коридорга чыгам дигән кеше дә, башкалар белән, хәтта танышлар белән сөйләшәм дигән кеше дә юк. Бөтен кешене дә бер төсле итә торган авыру бу. Әмма бөтенебездә дә тереләсе килү теләге бик көчле: барыбыз да табиблар кушканнарны төгәл үтәргә тырыштык. Безнең палатада дүрт кеше иде, шөкер, барыбыз да терелеп чыкты. Башта, хәлем авыр вакытта, куркасы дип тә белмәдем, күңелдә бу авыр халәт үтсен, бу газаплар тизрәк бетсен дигән теләк кенә иде. Ә менә терелә башлагач, ниләр кичергәнеңне кабат күңеленнән үткәрәсең дә, чын-чыннан азагы турында уйлана башлыйсың. Әле бит авырдым да бетте түгел, минем очракта өчтән бере зарарланган ике як үпкәнең дә акрынлап булса да элекке хәленә кайтасы бар. Реабилитация срогы ике айдан ярты елга кадәр, диделәр. Ярый әле, рәхмәт төшкере, өйгә кайтып киткән чакта табибларым бик күп киңәшләр, дәвалар бирделәр.

Өйгә кайту әле ул терелеп беттем дигән сүз түгел шул. Көндәлек даруларны эчәргә, саклык чараларын  күрергә кирәк. Бу авыру шикәрне дә күтәрә икән, күпләр, хәзер шуннан интегәбез, ди. Бездәге «кызыл зона» хастаханәнең балалар тудыру бүлегенә урнашкан. Шуннан чыккан чакта күңелемә бер теләк килде: «И, мин әйтәм, кайчандыр шушында хатын-кызлар бала тапкан, бала тудыру, әни булу бәхетенә сөенгән. Бу замана  чире бетсен, юкка чыксын иде дә бу коридорлар кабаттан яңа туган сабыйлар авазына күмелсен иде», – дим. Авырмаучыларга бер генә теләгем бар: сакланыгыз! Бу – битарафлыкны гафу итә торган авыру түгел, бик мәкерле һәм катлаулы чир.

…Миңа иярмәс әле дип уйлаучыларга моннан да гади җавап була алмыйдыр.

Нурания Казарян, Балтач


Фикер өстәү