Коронавирус киләчәктә дә юкка чыкмаячак

Вирусолог Анатолий Альтштейн ura.ru порталына биргән интервьюсында тиздән Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимиячәген фаразлады, әмма вирус юкка чыкмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Өстәвенә, дөньяда инфекциягә иммунитеты барлыкка килгән кешеләр шактый күп, күпсанлы вакцина уйлап табылды, күп кеше авырды. Нәтиҗәдә, вирусның перспективалары начар. Эпидемия чигенәчәк», — диде галим.

Шул ук вакытта, ул вирус кешелек популяциясеннән китмәячәк дип саный. «Коронавирус калачак, әмма инде пандемия халәте булмаячак. Нормаль тормышка кайтачакбыз, шулай да безгә әлеге вирус белән бик озак һәм даими рәвештә шөгыльләнергә туры килер, мөгаен», — дип искәртте Альтштейн.


Фикер өстәү