Казанның берничә мәктәбендә шартлаткыч җайланмалар булу турында аноним хатлар килде

Иртәдән Казанның берничә мәктәбенә бинада шартлаткыч җайланма булу турында янә аноним хатлар килде.

Агентлыкка мәгълүм булганча, аноним хатларны 7, 94 һәм 155нче гимназияләр, шулай ук 146нчы номерлы мәктәп алган. 7нче гимназиядә барлык сыйныфларда дәресләр гамәлдән чыгарылды, ә 146нчы мәктәптә балаларны һәм персоналны эвакуацияләү бара.

Искәртеп узабыз, бер көн элек шундый ук хатларны башкаланың тагын берничә мәктәбе алган иде.


Фикер өстәү