Казанда 86 яшьлек бабайны психиатрда исәптә торучы оныгы үтергәнче кыйнаган

Казанда 86 яшьлек пенсионерны үтерүдә шикләнелүче 33 яшьлек ирне ​хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионерны үзенең оныгы кыйнап үтергән. Гаепләнүче моңа кадәр психиатрда исәптә тораган. Ул үтерүгә катнашы барлыгын таныган.

Якын арада тикшерү ир-атны сак астына алу өчен судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү