Кыска сабаклы помидор сортларының кайсылары әйбәтрәк?

– Ачык һавага утырту өчен кыска сабаклы помидор сортларының кайсылары әйбәтрәк?

Лилия Кәримуллина. Балык Бистәсе

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Кыска сабаклы («карликовый») сортлардан безнең якларда «Челнок», «Настенька», «Китайский ранний», «Розовый агат», «Санька», «Данко», «Лентяйка, «Агата», «Монголький карлик», «Ямал», «Вельможа», «Супермодель» кебек сортлар яхшы үсә. Алар тәбәнәк кенә, уңышны мулдан бирә, «үги» яфраклары да күп чыкмый. Ләкин араларын киңрәк калдырып утырту әйбәт.


Фикер өстәү