Казанда тренер Айрат Кәлимуллинны соңгы юлга озаттылар

Бүген өйлә намазыннан соң Казанның Тынычлык мәчетендә Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашу чарасы узды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәрхүмгә җеназа намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Айрат Дамир улы белән хушлашырга аның күпләгән шәкертләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, мәхәллә халкы килгән иде. Алар мәрхүм хакында җылы истәлекләре белән бүлештеләр, гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

Айрат Дамир улы Кәлимуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Исегезгә төшерәбез, танылган тренерның каты авырудан соң кичә гомере өзелде.


Фикер өстәү