Әлмәт урамында эт кеше башы күтәреп йөргәннән соң, тикшерү эшләре башланды

Социаль челтәрләрдә таралган кеше башы күтәреп йөргән эт видеосы шау-шу тудырды.  Әлеге коточкыч хәлнең шаһитлары урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырткан.

Әлеге хәл Әлмәттә булган. Видеокамера язмаларын өйрәнгәннән соң, этнең урам буйлап кеше башын гына түгел, ә гәүдәсенең башка өлешләрен дә сөйрәп баруы аңлашылган.

Әлеге калдыклар узган ел ахырында югалган 19 яшьлек Әлмәт кешесенеке булырга мөмкин дигән фаразлар бар.

Барлык сорауларга да экспертиза үткәрелгәннән соң ачыклык кертеләчәк. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү