Казанда машина йөртүченең чәченә ут капкан

Чит ил автомобиленең яну сәбәбе – газ парлары шартлау.

Бүген төнлә Казан үзәгендә – Тукай урамында Daewoo Gentra машинасы янып көлгә әйләнгән. Машина йөртүче әйтүенчә, ул барган да кинәт кенә бик көчле эсселекнең китереп бәрүен сизгән. Аның чәчләренә ут капкан булган. Ул шундук автомобильдән сикереп төшкән, машинасы киртәгә килеп бәрелгән.
Машина йөртүче ирнең башы, ике кулы пешкән. Эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз абайлап алуы нәтиҗәсендә генә исән калган, ди медиклар.

Баксаң, ул дустының машинасын алып торган булган. Китерелгән зыян капланмаячак, чөнки иномарка тулысынча иминиятләштерелмәгән булган.

Авариянең сәбәбе газ парларының шартлавы булырга тиеш. Иң элек моторга ут капкан, шуннан соң ялкын телләре бөтен машинаны чолгап алган. Автомобиль тулысынча янып беткән.


Фикер өстәү