Роспотребнадзор бик дөрес нәтиҗә бирә торган тестны теркәгән

COVID-19 тесты нәтиҗәсен алу вакыты 1,5 сәгатьтән 20-25 минутка калган.

Биредә сүз AmpliSens SC2-IT тесты турында бара. Ул югары дәрәҗәдә сизгер булуы сәбәпле, башланып килгән чорда ук коронавирусны ачыклау мөмкинлеге бирә. Ә иң мөһиме – “ялганламый” дип яза “РИА Новости” яза.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, тест нәтиҗәсен алу вакыты да кимегән. Моңа кадәр ул 1,5 сәгать тәшкил итсә, хәзер нибары – 20-25 минут. Тестның беренче версиясе (узган елның җәендә теркәлгән) коронавирусның теләсә кайсы штаммын ачыклау мөмкинлеге бирә. Яңасы әлегә запаста торачак. Коронавирусның яңа мутацияләрен ачыклау таләп ителгән очракларда, аннан файдаланылачак.
Тест лабораторияләрдә куллану өчен билгеләнгән. Барлык компонентлары Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшерү институтында җитештерелә. Нәрсәсендер чит илдән кайтару зарурилыгы юк, дигән сүз.


Фикер өстәү