Зөлфирә Шәйдуллинадан телеңне йотарлык җимеш бәлеше РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: 1 стакан җылымса сөт, ярты стакан үсемлек сае, 1 кашык майонез, ярты аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы сода, 1 йомырка.

Яхшылап болгатабыз һәм әз-әзләп он салып, камыр басабыз.

Эчлеге өчен: 200–300 грамм чамасы тура (корт), дөге (бәлешнең зурлыгына карап – 2–2,5 стакан чамасы), 120–200әр грамм чамасы күрәгә һәм кара җимеш, эретелгән атланмай.

Камырны (ике өлешкә бүләбез, кечерәк өлеше – бәлеш капкачы өчен) җәеп, табага урнаштырабыз. Төбенә тигез итеп бер катлам корт җәеп салабыз. Бүрттерелгән дөге белән җимешкә ярты стакан чамасы шикәр комы, 2–3 аш кашыгы эретелгән атланмай өстәп болгатабыз һәм корт өстенә бушатабыз. Өстен тигезлибез. Камыр җәймәсе белән каплап, бөгеп куябыз. 180 градуска җылытылган газ миченә куеп, 30–40 минут пешерәбез. Пешкәч, ашар алдыннан капкачын ачып, алдан эретеп куелган ярты стакан майны бәлешкә агызабыз.


Фикер өстәү