Май бәйрәмнәрендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм вузларның ничек эшләве билгеле

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында май бәйрәмнәрендә республика мәктәпләре, көллиятләр һәм вузларның ничек эшләячәге турында аңлатып үтелгән. Атнасына 5 көн укучылар 30 апрельдән – 3 майга кадәр һәм 7 майдан –10 майга кадәр ял итәчәк.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 6 көн укучылар (мәктәп укучылары, көллиятләр һәм вузлар студентлары) 1-2 май, шулай ук 8-10 май көннәрендә ял итәчәк. Балалар бакчаларының да шундый ук график буенча эшләве күздә тотыла.

Моңа кадәр Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, республикада яшәүчеләр 1-3 һәм 7-10 май көннәрендә ял итәчәк. Шулай ук 2 майда Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.


Фикер өстәү