Рөстәм Миңнеханов ВГИК һәм ГИТИС ректорлары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев һәм ГИТИС ректоры Григорий Заславский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Мәдәният, белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, кунаклар Казанга «Киләчәккә Старт» дип аталган диплом спектакльләре фестивале чараларында катнашу өчен килде (2022 елның 25-30 апрелендә уза). Фестиваль «Сәнгать һәм мәдәният уку йортлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан Мәдәни инициативалар Президент фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

2020 һәм 2021 елларда фестиваль Кырымда узды, быел беренче тапкыр Татарстан Республикасында уза. Катнашучылар арасында – С.А. Герасимов исемендәге Казан дәүләт мәдәният институты, Россия театр сәнгате институты – ГИТИС, Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Борис Щукин исемендәге театр институты.


Фикер өстәү