Май бәйрәмнәрендә безне нинди һава торышы көтә?

Татарстан Гидрометүзәге фаразларына караганда, якшәмбе, 1 майда явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы төнлә -3 градустан +2 градуска кадәр булса, көндезге сәгатьләрдә +7…+13 градустан артмаячак.

Синоптиклар киләсе атна башында кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, дип хәбәр итә. Һава температурасына килгәндә, төнлә +3…-2 градус, ә көндезге сәгатьләрдә +8…+13 градус булыр дип көтелә. 3 майда көндез температура +11…+16 градусны тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү