Болгар цивилизациясе музеенда ислам кабул итүнең юбилеена багышланган күргәзмә ачыла

21 майда 9.00 сәгатьтә Болгар цивилизациясе музеенда Россия Сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков һәм Россия Сәнгать академиясе рәссам-стажеры Полина Илюшкинаның «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу»га багышланган күргәзмәсе ачыла.

Рәссам Ислам илләренә (Иран, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мисыр һ.б.) сәяхәтләрдән соң картиналар циклы ясаган.

Күргәзмә 26 июньгә кадәр эшләячәк.

 


Фикер өстәү