Җәрир хезмәтчесеннән: «Атны нинди бәягә алдың?»

Бервакыт Җәрир исемле сәхабә, ат алырга дип, базарга үз хезмәтчесен җибәргән. Хезмәтче бер ат сатучыдан мал бәясен белешкән. Башта килешә алмасалар да, соңыннан ат бәясен 300 дирһәм дип билгеләгәннәр. Җәрирнең хезмәтчесендә бу кадәр акча булмаган һәм алар бергәләп Җәрир янына киткәннәр.

Җәрир хезмәтчесеннән: «Атны нинди бәягә алдың?» – дип сораган. Хезмәтче: «300 дирһәм», – дип әйткән. Башка бәяне ишетергә әзер булган Җәрир игътибар белән сатучының күзләренә караган һәм сорау биргән: «Син атыңны 500 дирһәмгә сатарга ризамы?»

Сатучы дәшмәгән, җавап бирмәгән. Ә Җәрир: «Бу ат өчен 600 дирһәм җитәрлек булырмы?» – дип сораган. Сатучы янә дәшмәгән, ә янәшәдәге кешеләр моны гаҗәпләнеп күзәтеп торган. Җәрир бәяне арттырган: «Ә 700 дирһәм?»

Сатучы түзмәгән, гаҗәпләнеп: «Кем сез? Сатучымы әллә алучымы? Гомеремдә дә әйбернең үз бәясеннән артыграк бәһа тәкъдим итүчене күргәнем булмады. Әйтегезче, сез бу ат өчен ник шундый акчалар тәкъдим итәсез?» – дип сораган.

Ә Җәрир болай дип җавап кайтарган: «Расүлуллаһка бәйгать (ант) китергәндә, мин, һәр мөселман белән гадел һәм намуслы булачакмын, дип сүз бирдем. Ә синең атың 700 дирһәм тора. Аның өчен азрак түләсәм, Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә биргән антымны бозар идем бит».


Фикер өстәү