Ел дәвамында машина йөртүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә? 

Машина йөртүчеләргә гел уяу булырга кирәк. Кагыйдәләр үзгәрешенә карата да. 2022 ел дәвамында «тимер ат» ияләренә нинди яңалыкларга әзер торырга? Шуларны барладык.

Соңрак түләү

Узган елның декабрендә Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте. Аның нигезендә суд приставларына вазыйфаи затларның катнашыннан башка гына аларның бурычларын кайтарту мөмкинлеге бирелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар буенча бурычлар да автомат рәвештә алыначак.

ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, штрафларның 80 проценты 20 көн эчендә түләнелә. Билгеле булганча, «тимер ат» хуҗаларына бу аралыкта штраф күләменең яртысын гына кайтару мөмкинлеге бирелә. Көттереп кенә түләүчеләр дә җитәрлек. Андыйларны махсус рейдлар оештырып та тоткарлыйлар.

Мөмкинлекләре арта

29 июньнән керәчәк яңа закон нигезендә, банкта, иминиятләштерү компанияләрендә, элемтә операторларына, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында паспорт урынына машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Аны акча күчерү, иминият, банк, почта, мобиль хезмәтләрдән файдалану өчен күрсәтергә була.

Салмышларга кыенрак

29 июньдә «Корал турында»гы Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керә. Аерым алганда, алар гражданнар коралын алуга лицензия биргәндә күбрәк чикләүләрне күздә тота. Әйтик, үзгәреш үз көченә кергәннән соң, кайчандыр салмыш килеш машина йөрткән яисә машинасын исерек хәлдәге кешегә биреп торган затларга ау өчен корал сатып алу турында онытырга туры киләчәк. Корал лицензиясен административ җәзага дучар ителгән сроктан бер ел узганнан соң гына яңадан алырга мөмкин булачак.

Махсус яшермә!

1 сентябрьдән түләүле автомобиль юллары буйлап йөрүгә бәйле кагыйдәләр үз көченә керә. «Ирекле агым» системасы ярдәмендә түләүле трассада киртәләрсез генә хәрәкәт итү мөмкинлеге бирелә. Шлагбаумнарда туктап торасы юк, димәк. Закон нигезендә, түләүле участокта хәрәкәт иткән машинаны камера теркәгәннән соң, «тимер ат» хуҗасының счетыннан юл хакы алыначак. Акча юк икән, бурычны мөстәкыйль рәвештә түләү өчен автомобиль хуҗасына биш тәүлек вакыт бирелә. Шуңа да трассага пычрак номер белән керү тыела. Номерны махсус рәвештә яшереп, үзгәртү дә дөрес гамәл түгел.

Укылмый торган номер өчен штраф күләме – 500 сум. Тик шофер махсус рәвештә машина номерын нәрсә белән дә булса капласа, нидер ябыштырса яки башка хәйләләр ярдәмендә аны яшерергә маташаса, ул чакта штраф биш мең сумга кадәр җитәчәк. Моңа өстәп өч айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.


Фикер өстәү