Йолдызнамә | 20–26 июнь

Кучкар (21.03 – 20.04) Хезмәт баскычыннан очып диярлек менеп китү мөмкинлеге ачылыр. Әмма сез күбрәк эшләргә һәм барысы өчен дә җавап бирергә әзерме? Шул хакта уйланырга кирәк булыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Алдын-артын уйлап бетермичә, теге яки бу карарга килә күрмәгез. Кызып китеп, кирәкмәгән тарафка юл алуыгыз яки кирәкмәгән әйбергә ризалык бирүегез бар. Ял көннәрендә күңелне күтәреп җибәрердәй яңалыклар көтегез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнада үзегезне бик матур очрашулар, күңелгә сары май булып ятардай бүләкләр, кызыклы хәлләр көтә. Кайберәүләр өчен сәяхәткә чыгу мөмкинлеге шәйләнер. Акча ягы, һич көтелмәгәнчә, бик уңышлы җайга салыныр.

Кысла (22.06 – 22.07) Гамьлелек һәм сабырлык кирәкмәгән стресстан котылуга һәм шул рәвешле көчегезне саклап калуга ярдәм итәр. Атна уртасында алдыгызда кинәт кенә барлык ишекләр һәм моңа кадәр җентекләп сакланылган үтә яшерен серләр ачылыр. Һәр яңа әйбергә шикләнеп карау гадәте галәмәт тә уңай нәтиҗәгә китерер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу атнада эштә кинәт кенә үсеп китү мөмкинлеге пәйда булырга мөмкин. Тормышыгызда зур үзгәрешләргә әзер торыгыз. Бердәнберегез, сөенече белән уртаклашып, үзегезне куандырыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бер дустыгызның акыллы киңәше ярап куяр. Атна уртасында көтмәгәндә генә очрашып күрешү матур гына хәтер-хатирәләрне яңарту белән төгәлләнер. Әйбәт кенә акча керер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Үткәнгә йомгак ясап, шәхси тормышыгызда үзегез өчен яңа сәхифә ачарга вакыт! Алда яңа мөмкинлекләр көтә, аларны кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Тик яшерен серләрегез белән генә уртаклашмагыз, юкса…

Чаян (24.10 – 22.11) Табышлы гына эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ике дә уйламыйча, ризалашыгыз – үкенмәячәксез! Шәхси тормышыгыз да илһамландырачак һәм сөендерәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Чираттагы ялга чыгарга вакыт. Бик уңышлы, бәрәкәтле, файдалы һәм отышлы узачак ул. Атна ахырында күңелгә зур тынычлык иңдерердәй хәлләр булып алачак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тирәгездәгеләр сездән рәхәтләнеп файдалана, ә үзләреннән – ни ит, ни йон… Әмма шулай тоела гына бугай бу. Шуңа күрә алар тарафына авыз ачып кырын сүз әйтү кирәкмәстер. Якыннарыгыз әйбәт яңалыклары белән сөендерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында күңелле вакыйгалар, бүләкләр, романтик хисләр көтелә. Болар үзегезгә гүя канатлар куеп, шикләрегезне таратып, көч-куәт өстәп җибәрер. Өстәвенә әле кесәгез дә калынаеп китәр.

Балык (20.02 – 20.03) Сез хәзер аеруча мөлаем. Әмма көнләшүгә җирлек тудыра күрмәгез, юкса бердәнберегез белән уртак тел табу авыр булыр. Балаларыгызның уңышлары үзегезне гаять бәхетле кеше итеп сизү мөмкинлеге бирер.


Фикер өстәү