Аккош күле янында бер мәет табылган

Бүген иртәнге сигезенче яртыда 101 номерына Аккош күле урамында шәхси йорт һәм мунча януы турында хәбәр килә.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 45 квадрат метр мәйданга таралган утны сүндергән. Янган хәрабәләрне сүткәндә кеше мәете табылган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

 


Фикер өстәү