6 яшьлек малай яр буенда кәеф-сафа корып утырган әнисе күз алдында суга батып үлгән

Свердловск өлкәсендә алты яшьлек малай, причалдан суга егылып, батып үлгән. E1.ru җирле басмасы хәбәренә караганда, фаҗига Мәскәү вакыты белән иртәнге 8ләр тирәсендә булган.

Әлеге хәлне күреп калучылар әйтүенчә, бала причалда уйнап йөргән бер мәлдә Путишна елгасына егылып төшкән. Бу вакытта әнисе яр буенда кәеф-сафа корып утырган. Ана кеше баланың су өстенә калкып чыгуын ун минутлап көткән. Әмма сабый һәлак булган…
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бала әнисе белән генә үскән. Килеп туган хәл буенча тикшерү үткәрелә, шуннан соң тиешле суд карары чыгарылачак.


Фикер өстәү