Рөстәм Миңнеханов: Төркия Республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларыннан берсе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Хәсән Бөекдәдә белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты мабугат үзәге.

Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. 2021 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 563,7 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 55,8%ка артыграк. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 142,7 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан – Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу аерым министрлык, җитәкчелек һәрвакыт безгә ярдәм итә, Варан әфәнде безнең дустыбыз. Безнең элемтәләр сәүдә-икътисадый гына түгел, ә тугандаш элемтәләр дә бар. Төркия җитәкчелегенә безнең элемтәләрне үстерү өчен мөмкин кадәр ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Без Төркия инвесторларына, безгә ышанганнары һәм республика территориясендә уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәтлебез», — дип ассызыклады ТР Президенты.

«Шәхси очрашу өчен рәхмәт сезгә. Татарстан – мөһим сәнәгать төбәге. Мондый очрашулар сезнең төбәккә инвестицияләр артуга ярдәм итәчәк», — диде Хәсән Бөекдәдә әфәнде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Төркиянең «Гемонт» компаниясе белән бәйле мәсьәләне җайга салуда активлыгын билгеләп үтте. «Безнең өчен иң мөһиме – кешеләр алдында барлык йөкләмәләрне үтәү, безгә аларның зыян күрмәве мөһим. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә инде», – дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов.

Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, үз чиратында, Татарстан Президентының нәкъ менә шәхсән катнашуы әлеге мәсьәләне хәл итүне тизләтергә мөмкинлек бирде, дип белдерде.


Фикер өстәү