Чаллыдагы бакчачылык ширкәтендә 43 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар

4 июльдә Чаллының «Юбилейный» Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каравылчысы бер участокта 43 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Ир-ат «Ашыгыч ярдәм» чакырта, тик медицина ярдәме кирәк булмый – дачник үле була.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре үтерү билгеләре тапмаган. Башлангыч версия буенча, тиз арада үлүнең сәбәбе-йөрәк өянәге.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлгән ир-ат ГЭС бистәсендә яшәгән, рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән. Судмедэкспертлар төгәл диагнозны атаячак.


Фикер өстәү