Бәйрәм мөбарәк булсын! Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның

Корбан бәйрәме уңаеннан

МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Корбан гаете – Гайд әл-Әдха белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Дөнья мөселманнары бу ямьле бәйрәм көннәрендә олы мәрхәмәт буларак кешеләргә гөнаһлардан арыну һәм диндарлык юлларын күрсәткән Ярлыкаучы Аллаһка сыгынып, ихластан дога кыла. Изге Мәккәгә күңелен һәм уйларын юнәлткән, хаҗ сәфәренә чыккан миллионлаган мөэмин алдында хәзер дә, бик борынгы заманнарда кебек үк, кешеләрнең җанын иман нуры белән яктырта, сабыр тынычлык иңдерә һәм киләчәккә якты өмет уята торган бөек хакыйкать ачыла.

Корбан ул – Аллаһның әмеренә буйсыну, без аның нигъмәтләренә шөкер итәбез. Коръән Кәрим Раббының ризалыгына ирешергә, ата-аналарыбызга, газиз туганнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, әйләнә-тирәдәге һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Хәзерге четерекле заманда бу сыйфатлар кешелек өчен аеруча мөһим һәм тансык.

Үзенең бик борынгы шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләре белән дан тоткан Корбан гаете – республикабызда иң зур һәм иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бөтен Россия күләмендә уздыру белән бәйле рәвештә ул быел аеруча зур тантана төсен ала.

Күбебез бу юбилей уңаеннан мәйданга килгән тарихи вакыйгаларның шаһиты булдык, аларда катнаштык. 922 елда борынгы бабаларыбызның дәүләт дәрәҗәсендә ислам динен кабул итүе күпчелек очракта Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән үзенчәлекле Россия цивилизациясе барлыкка килүнең, безнең гаять киң мөселман дөньясының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итүебезнең алшарты булды.

Мәрхәмәт иясе Аллаһның чиксез рәхмәте өчен аңа мәдхияләребезне күндерү белән беррәттән, динебез таралган башлангыч чорда күп хезмәт куйган, гасырлар дәвамында халыкны Раббыбыз күрсәткән хак юлдан тайпылдырмыйча алып барган шәхесләрнең олуг гамәлләрен бүген дә зур хөрмәт хисе белән искә алабыз. Корбан бәйрәме рухи офыкларыбызны киңәйтсен, иҗади хезмәттә булу һәм Ватаныбызны яклау өчен безгә бәрәкәтле көч бирсен!

Сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, бәхет телим. Барлык хәерле эшләребездә Аллаһ безне ярдәменнән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

 

 

 

 

 


Фикер өстәү