Иң зур бәйрәм: бүген мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтә

Бүген барча мөселманнар изге бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтә. Шимбәгә каршы төндә мәчетләребездә бәйрәме вәгазе сөйләнде. Иртәнге дүрт тулганда гает намазы укылды. Бу көнне һәр мөселман, дөнья эшләрен читкә куеп, вакытны гыйбадәт, туганнарны зиярәт кылу, бер-береңне котлау, изге теләкләр теләү кебек саваплы гамәлләр белән уздыра.

Дөньяви җәмгыятьтә яшәсәк тә, рухи тормышыбыз – дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында да онытмыйбыз. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, ул әманәт итеп калдырган кыйммәтләрне кадерләп яшәргә тырышабыз, шөкер. Нурлат районының Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче Бикташевлар Корбан гаетен шатланып көтеп ала. Быел алар яңа йорт җиткезгән, гаеткә дип яңа мунчаны да өлгерткәннәр.

– Корбан гаете безнең – мөселманнарның иң зур бәйрәме. Аны ел саен үткәрәбез. Балаларыбызга да дини бәйрәмнәребезнең асылын аңлатабыз, гореф-гадәтләребезне өйрәтәбез. Корбан бәйрәмендә ел саен корбан чалабыз. Бу көнне ирем гает намазына бара. Алдан гает мунчасы кереп, икенче көнне иртүк таба исе чыгарып, мул табын әзерләп, Корбан гаетен шулай бәйрәмчә каршылап, бәйрәмчә үткәрәбез, – ди хуҗабикә Фирүзә Бикташева.

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков гаиләсендә дә Корбан гаете һәр ел саен мөселманнарны берләштерә торган зур бәйрәмгә әверелә. «Ишегалдында коймак, пылау пешә. Вәгазь дә сөйләп алабыз. Шул рәвешле корбан чалу үзенә күрә бер тәрбияви чарага  әверелә», – ди ул. Күпләргә мәгънәле җырлары аша таныш Ильяс Лаеш районында урнашкан хуҗалыгында корбанга сарыклар үрчетә. Аларны алдан да, көнендә дә сатып алырга мөмкин. Кирәк икән, бер төркем сугымчы сарыкларны шунда ук чалып, эшкәртеп тә бирә. Корбан итен мохтаҗларга илтеп, таратып бирү мөмкинлеге дә каралган.

Изге бәйрәмнәребез якынлашкан көннәрдә күңел дигәнең аеруча нечкәрә. Начар гамәлләр, начар уйлардан арынасы, чистарынасы, догада булып, изге теләкләр генә телисе килә. Күңелне генә түгел, әйләнә-тирәсен дә чистартырга, пакьләргә тырыша мөселман кешесе. Бәйрәм алдыннан йорт-җирне юып чыгару, чистарту, бәйрәм көнне сый-нигъмәтләр белән табын кору – елның-елында башкарыла торган гамәлләр.

Иман йортларыбызга да игътибар арта ул көннәрдә. Әле берничә көн элек кенә Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылы халкы мәчеттә өмә оештырган. «Корбан гаете алдыннан хатын-кызлар белән барыбыз бергә җыелып, Корбан гаете алдыннан авылыбызның мәчетен юып, чистартып чыгардык. Бу чара бездә ел саен үтә, иман йортыбызны карап торабыз, шөкер. Быелгы өмәдә катнашкан барлык хатын-кызларга рәхмәт яусын», – ди шушы авылда яшәүче Наҗия Хәсәнова. Корбан гаете алдыннан Кама Тамагы районының Балтач авылы халкы да иман йортын пакьләндергән.

Корбан гаете көнне башкалада, республикабыз районнарында төрле бәйрәм чаралары уза. Соңгы елларда авылларда да Корбан гаетен зурлап, чын бәйрәмчә уздыру матур гадәткә әверелеп бара. Балтач районының Арбор авылында да быел Корбан гаетен әнә шулай зурлап уздырачаклар. Изге бәйрәм көнне туган авылында шундый зур бәйрәм оештыру  хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллинаның күптәнге хыялы була.

– Корбан, Ураза гаетләрен һәркем өендә зурлап үткәрсә дә, бәйрәмне шулай бөтен авыл халкы бергә зурлап беренче тапкыр гына үткәрүебез. Күптәнге хыялым бу. Безнең авылда, балаларны җыйнап, Тукай урамы бәйрәме дигән чара үткәрелә иде. Шушы бәйрәмне гает көнне үткәрсәң яхшы булыр иде дип уйлый идем. Нишләптер һич җыенып бетә алмадык. Аннары авылның уңганнарын, оста куллы кешеләрен дә бер мәйданга җыясы килде. Аларның кайсы аш-суга оста, кайсы бәйли, кайсы тегә. Әмма безнең якта халык әйбер сатарга күнекмәгән. Аларны да үз әйберләрен танытырга, сатарга өйрәтәсе килә. Менә шушы ике теләкне чынга ашырып, быел үзебезнең авылда Корбан гаете бәйрәмен зурлап үткәрергә булдык, – ди ул.

Зөлфия ханымның тәкъдимен Арбор халкы да, колхоз җитәкчесе дә куәтләп ала, иганәчеләр дә табыла. Бәйрәм көнне авылда корбан итеннән пылау пешәчәк, саф һавада тәмле коймак белән чәй эчәргә дә мөмкин булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык булып, биредә махсус аниматорлар эшләячәк. Моннан тыш бәйрәм мәйданчыгында эбру (суда рәсем ясау) буенча мастер-класс та үтәчәк. Арбор осталары үзләре җитештергән эшләнмә, әйберләрне дә сатачак.

– Бүген кешегә аралашу җитми. Сабантуйларда да ихласлык аз. Элек кеше бозау суйса да, каз суйса да, төрле өмәләрдә дә, печән җыйганда да күрешә иде. Очрашу өчен сәбәпләр күп иде. Бүген кеше белән кешенең аралашуы юк. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр кирәк, тансык. Хәдисләребез дә кунакка йөрешергә, бүләкләр бирешергә, дуслар, туганнар белән аралашырга өнди. Гает көнне һәр кешенең күңелендә яхшылыкка, яктылыкка, изгелеккә урын күбрәк була. Корбан гаете бәйрәменә дә кеше башка төрле кәеф белән килә. Кешенең бирегә чиста күңел белән килүе аның кыйммәтен тагын да арттыра. Шуңа күрә икенче бер югарылыкта үтәр дип өметләнәм, – ди Зөлфия Хәлиуллина.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү