«Кеше чын күңелдән елап теләк тели икән, Аллаһы Тәгалә аның сорауларына җавап бирә»

Шатлыктан да, кайгыдан да түгәргә туры килә. Күз яше дигәнең адәм баласын әнә шулай гомер буе озата бара. Соңгы арада бигрәк тә юлдаш булды ул безгә. Мөселман кешесе өчен елау – ни дәрәҗәдә күркәм гамәл? Хатын-кызның күз яше җиргә төшмәс дигән гыйбарә каян чыккан? «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән шул сорауларга җавап эзлибез.

– Ислам дине елау, күз яше түгүгә нинди мөнәсәбәттә?

– Күз яше – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәт. Адәм баласы күңеленең йомшаклыгын бигели торган кичереш. Күз яше төрле була. Кеше борчу-кайгы килгәндә дә, шатланганда да күз яше түгә. Мөэмин мөселман кешенең иң шатлыклы вакыты – адәм баласының күзненнән чыккан яшьләр Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән чыккан яшьләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Өч кеше иблистән һәм аның гаскәреннән котылачак: тәүлек буена Аллаһыга зикер әйтүчеләр, төннең икенче яртысында Аллаһтан куркып елаучылар һәм кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән тәүбә итүчеләр», – диелә. Шушы икенче төркемгә керүчеләр турында сүз йөрткәндә, төннең икенче яртысында тәһәҗҗүд намазында без Аллаһы Тәгаләдән кулыбызны күтәреп, елап сорыйбыз икән, ул, иншалла, безне Иблиснең кагылуыннан коткарачак. Ходай Тәгаләдән куркып еланган яшьнең бер тамчысы да җәһәннәм утын сүндерергә сәләтле.

Бервакыт пәйгамбәребезнең сәхәбәләре Гайшә анабыз янына кереп: «Гайшә анабыз, сезгә бер соравыбыз бар. пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең иң күркәм гамәлләре турында әйтегез әле», – дигәннәр. Гайшә, елап: «Бервакыт ул төнлә намаз укырга торды һәм миңа: «Гайшә, мине ялгызымны гына калдыр әле гыйбадәт кылырга», – диде. Мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин синең янәшәңдә булырга яратам. Сине бәхетле кылган гамәлләр мине дә шатландыра», – дидем. Ул тәһарәт алып, намаз укырга җыена башлады. Гадәттә, намаз укыганда аның тезләре, хәтта тирәсендәге җир дә дымлана иде.

Шул вакытта азан әйтмәкче булып, Билал керде һәм пәйгамбәрнең күз яшьләрен күреп: «Син ник елыйсың, Аллаһы синең булган һәм булачак гөнаһларыңны кичерде бит», – диде. Ул: «Мин рәхмәтле кол булырга тиеш түгелме? Бу төндә миңа берничә аять иңдерелде. Кем дә кем намаздагы аятьләрнең мәгънәсен белмичә укый икән, шуның хәле бик тә аяныч», – дип әйтте. Безгә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы үрнәк булып торырга тиеш. Кызганыч, хәзерге заманда күпләребез аның елый-елый намаз укыганын истә тотмый, бик азларыбыз ихластан гыйбадәт кыла.

– Хатын-кызның күз яше җиргә төшмәс, Ходай Тәгалә хатын-кызның күз яшен санар, дигән гыйбарә яши халыкта. Мөселманнарда хатын-кызның елау, күз яше түгүенә ни өчен шулкадәр зур игътибар бирелә икән?

– Язид Рәкаши пәйгамбәр галәйһиссәләмнән риваять итә. Ул анда: «Берәү балалар өчен базардан ашамлык күтәрсә, хәтта ашамлыкны авызларына салганга чаклы сәдака биргән нәрсәне күтәргән кебек булыр. Ул кеше ашамлык биргәндә кызлардан бирә башласын. Чөнки Аллаһы Тәгалә хатын-кыз өчен мәрхәмәтле. Бер кеше хатын-кызларга йомшарса, Аллаһыдан куркып елаган кеше кебек булыр. Бер кеше Аллаһыдан куркудан еласа, аның гөнаһы ярлыканыр. Бер кеше кыз балага шатланса, Аллаһы Тәгалә ул кешене көенеч көнендә шатландырыр», – дигән. Исламда хатын-кызның елау, күз яше түгүенә ни өчен шулкадәр зур урын бирелүе әнә шуннан бик яхшы аңлашыла.

– Өшкергәндә күз яше агу нәрсәне аңлата?

– Әгәр өшкергәндә өшкерүче кешенең күз яше ага, яисә ул авыз ача икән,  яңа ярдәм сорап килгән кешегә күз тигән яки анда бозым булырга мөмкин. Мондый бәндәне ешрак өшкертергә кирәк. Өч-җиде тапкыр өшкерелсә, тагын да яхшы.

– Якын кешең үлгәч, еламаска, яшь түкмәскә кушалар. Мәет су эчендә ятар, диләр. Ул ни өчен шулай әйтелә?

– Мәетне озатканда адәм баласының күңеле нечкәреп, еларга теләге бар икән, ул вакытта еларга рөхсәт ителә. Моның бернинди зыяны да юк. Әмма кычкырып, башны диварга бәреп, чәч йолкып, акырып елау – шәригатебез буенча рөхсәт ителмәгән гамәл. «Раббым, минем якынымны ник үзеңә алдың?» – дип, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы килеп, аңа ризасызлыгыбызны белдереп, еларга ярамый. Еласаң, мәет суда ятачак, дигән ышануга килгәндә, хәдисләрдә, аятьләрдә бу хакта бер сүз дә юк. Кеше артык борчылмасын, үлемнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган тәкъдир икәнен аңласын, Аллаһы Тәгаләдән якынының гөнаһларын гафу кылуны сорап дога кылсын дигән ният белән әйтелә бу.

– Елый-елый теләгән теләкләр тизрәк кабул була дигән ышану да яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, ахирәт дөньясына ышанып, елап, Аллаһы Тәгаләдән сорый икән, ул аның теләкләрен чынга ашырып кына калмыйча, зур гөнаһларын да гафу кыла. Әмма монда ихлас елау турында сүз бара. Кеше чын күңелдән елап теләк тели икән, Аллаһы Тәгалә аның сорауларына җавап бирә. Шул рәвешле Раббыбыз елап сораган теләкләргә өстенлек бирә, шул ук вакытта ул гади генә сораган теләкләрне дә кабул итә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү