Рөстәм Миңнеханов: коронавируска каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итү мөһим

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19га каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итәргә чакырды. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республика буенча Covid-19 авыру күрсәткече 9 процентка кимегән.

Президент фикеренчә, ике айдан соң көз җиткәч уңайсыз чор башланачак. «Пандемиянең кискенләшүенә юл куймас өчен, вакцинацияләү буенча эшне активлаштырырга кирәк. Без Төркиядә, Италиядә, туристлар күпләп яшәгән башка урыннарда ниләр булганын күрәбез — анда хәл тотрыкланмый. Шуңа күрә вакцинация һәм иммунитетны ныгыту мәсьәләсе актуаль кала”, дип ассызыклады ул.


Фикер өстәү