Сак булыгыз, еланнар күбәйде: Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган

Елан тешләгәннән соң 65 яшьлек хатын-кызның аягы бик начар хәлдә була. Хастаханәгә аны көчле аллергия һәм авырту белән алып киләләр. Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган. Барысы да Тукай районының Яңа Мусабай авылында була, дип хәбәр итә «ТНВ«.

Моннан тыш сулау да читенләшә. Ханымның хәзер бу куркыныч хәл турында искә дә төшерәсе килми.

Татарстанда еланнар активлашты. Моңа эссе көннәр сәбәпче диләр. Ел башыннан җиде кешене елан чаккан, шуларның икесе соңгы ике атнада.


Фикер өстәү