Кәбестә суны дөрес сибүне ярата

Суны дөрес сибү дә кәбестә уңышына зур йогынты ясый. Шуңа күрә бу эшкә бик җитди карыйм. Үсентене утыртканнан соң өч атна чамасы көн саен-ике көнгә бер сибәм суны. Үсеп китү өчен аларга күп көч кирәк чөнки. Һәр үсенте төбенә 2 литр чамасы кояшта торган су салып чыгам. Бер көнне – төбенә сипсәм, икенче көнне – «яңгыр яудырам». «Яңгыр»дан соң кәбестәгә агач көле бөрким (яфракларда озак тора). Үсентеләр яңарып, көчәеп киткәч, су сибүне атнасына ике тапкырга гына калдырам. Әмма инде һәр төпкә өчәр литр сибәм.

Ә менә хәзер – күчән төрә башлагач, суны ешрак һәм мулрак сибәргә кирәк. Мин үзем кәбестәләрне бигрәк тә эссе көннәрдә көн саен диярлек суларга тырышам. Су җитмәсә, күчәннәр ярыла башлый.

Сания Якимова. Балык Бистәсе


Фикер өстәү