Татарстанда яшь егет көймә артыннан йөзгәндә су астына киткән

Коткаручылар кичә, 16 июльдә, Тәтеш районы янындагы сулыкта югалган 18 яшьлек егетне эзләргә китткәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Егетнең көймә артыннан йөзеп китүе билгеле, ләкин аны агым су астына алып кереп киткән.

Хәзерге вакытта егетне эзлиләр.


Фикер өстәү