Дагыстанга ял итәргә барган 4 кешелек татар гаиләсе шарламага егылып үлгәннәр

Дагыстанның тикшерү комитеты битарафлык аркасында туристлар үлеменнән соң җинаять эше кузгаткан. Фаҗига Хунзах районы хакимияте вазифаларын тиешенчә башкармау аркасында килеп чыккан дип хәбәр ителә.

Оренбургта яшәүче Габитовлар  балалары белән Тобот шарлавыгын күрергә килгән. Тик бу аларның соңгы сәяхәтләре булган. Киртәләр булмаганлыктан ир юл читен күрмичә 90 метр биеклектәге шарлавыкка машина белән очып төшкән.

Алдагы елларда да моңа охшаш фаҗигалар булганлыктан җирле хакимияткә  каньон читенә кисәтү билгеләре һәм киртә куярга йөкләнгән булган. Тик бу үтәлмәгән.

Һәлакәт урынына полиция, коткаручылар һәм волонтерлар килгән. Машина салонындагы ир белән хатын,  аларның 8 һәм 10 яшьлек ике балалары да үлгән.


Фикер өстәү