Синоптиклар Татарстанда октябрь аенда булачак һава торышын “куркыныч төш” белән чагыштырган

Синоптиклар Татарстанда һәм тулаем Россиядә быелгы октябрь ае фаразларын “тизрәк онытасы килгән куркыныч төш” белән чагыштырган. Төбәкләргә һава торышына бәйле яңа аномалияләр килүгә бәйле бу.

Октябрь аенда Идел буе төбәгендә явым-төшемле, салкын һава көтелә. Ай башында көн саен көчле яңгырлар фаразлана. Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы 10 градустан өскәрәк күтәрелмәячәк. Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендә дә шундый ук һава торышы сакланачак. Ә бер-ике атнадан җылылык инде бөтенләй дә +5 градустан артмаячак, дип яза PRIMPRESS.
Моңа кадәр Татарстанда августның яшеннәр һәм көчле җил белән башланып китәчәге турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү