Татарстанга аномаль эсселек урынына салкынча көннәр киләчәк

Атна уртасында көньяк-көнбатыштан килгән циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанда һава шартларын үзгәртәчәк.

Ял көннәрендә республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 6-7 градуска югары булды. Бүген, 11 июльдә, төбәктә эссе һава торышы сакланачак, әмма соңыннан Татарстанга, ниһаять, күптән көтелгән салкынча көннәр килә.

Чәршәмбе, 12 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм көчле җил белән яшен көтелә. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус җылы булачак (төбәкнең көнчыгышында +21 градуска кадәр). Көндез ул +18..+23 градустан артмаячак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар узачак. Төнге сәгатьләрдә +9..+14 градус җылылык көтелә, көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус җылы булачак.

Метеорологларның беренче мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 14, 15 һәм 16 июльдә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +10..+15 градус җылы була һәм якты вакытта +20..+25 градус булуы көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев Татарстанга күптән көтелгән салкынча көннәр килүе турында сөйләгән иде.

 


Фикер өстәү