Әтисен үтерүдә шикләнелүче татарстанлы «Рубин» командасында уйнаган

Әтисен үтерүдә шикләнелүче егет «Рубин» командасының уенчысы булган, дип язалар «Чаллы хәбәрләре».

Казанский репортер

Чаллылы Антон Адаричев, әтисен үтерүдә шикләнелүче, «Рубин»да яшьләр җыелма командасында уйнаган. Ул кечкенәдән спорт белән мавыккан, әлеге футбол клубында тәрбияләнүче булган. Профессиональ карьерасын 18 яшьтә тәмамлап, Адаричев Казанның «Смена» командасы өчен һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы өчен чыгыш ясаган. Адаричев Россия кооперация университетының Казан кооператив институты студенты була.

3 августта әтисе белән Чаллыга кунакка килгән улы арасында талаш чыккан. Сәбәбе: букмекерлык ставкаларына акча кирәк булган улы, ата-аналарыннан рөхсәт сорап тормыйча, ломбардка телевизорларын алып киткән. Адаричевны суд карары буенча СИЗОга 2022 елның 4 октябренә кадәр җибәргәннәр. Судта ул өлешчә үз гаебен таныды.

 


Фикер өстәү