Казанда ясалма интеллект турында сөйләштеләр

«Kazan Digital Week» халыкара форумы алдыннан «Штаб» резиденциясендә ясалма интеллект һәм аның тирәсендәге уйдырмалар турында фикер алыштылар.

Башта «Таттелеком»ның генераль директоры Айрат Нуретдинов әлеге темага кагылышлы лекция укыды. Соңыннан очрашу сорау-җавап формасында барды. Ясалма интеллект ничек барлыкка килгән? Ул нейробиология белән ничек бәйле? Көндәлек тормышта ясалма интеллектның роле, урыны нидән гыйбарәт? Ул нәрсәсе белән куркыныч? Чарада бу һәм башка сорауларга җавап эзләргә тырыштылар.


Фикер өстәү