Мәскәүнең Кузьминка районында бер ир кызга һөҗүм иткән, әмма корбаны югалып кала торганнардан булмаган. Әлеге хәл урыныннан видео «Московские новости» Телеграм-каналында дөнья күрде.
Таныш булмаган ир-ат кызга лифтта һөҗүм итә, телефонын тартып ала һәм качмакчы була. Ләкин корбан каракны тотып ала һәм үз әйберен кире кайтара. Ирне тоткарлыйлар.
— Бернәрсә дә эшләмәдем. Берни эшләп тә булмады, — дигән карак сораштыру вакытында.