Казанда уллары газ белән агуланып үлгән әти-әнисе мәетенә тап булган

Казанның Идел буе районы прокуратурасы Тынычлык бистәсендәге шәхси йорттта  ир белән хатынның газ белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә.

Көндезге уннарда уллары 72 яшьлек әнисе белән 75 яшьлек әтисенең мәетенә тап булган. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтыраткан һәм өйдә газ исе килүен әйткән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, күзәтчелек ведомствосы белгечләре  профильле белгечләр берлектә әлеге фаҗиганың сәбәпләрне ачыклый.

Тикшерү барышында «Горгаз» авария бригадасы хезмәткәрләре газ котелы эшләгән йортта төтен чыгу юлы ябык булуын ачыклаган.


Фикер өстәү