Путин “Комсомольская правда” газетасының баш редакторының якыннарының кайгысын уртаклашты

Дәүләт башлыгы җитәкчене чын мәгънәсендә ватанпәрвәр, иҗади яктан гаять талантлы кеше буларак бәяләгән.

Россия Президенты Владимир Путин, “Комсомольская правда” газетасының баш редакторы Владимир Сунгоркин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан.
Дәүләт башлыгы аны чын мәгънәсендә ватанпәрвәр, иҗади яктан гаять талантлы кеше буларак бәяләгән. Президент әйтүенчә, Сунгоркин кайчандыр хәбәрче булып эшләгән чорда Байкал-Амур магистрале төзелешен яктырткан.

– Һәрвакыт үз һөнәренә, профессиональ этикага тугрылык үрнәкләрен күрсәтеп яшәде, коллегаларын бер командага туплауга иреште, – диелә телеграммада.


Фикер өстәү