Татарстанда этләр приюты рекламасында баласыз тормышны пропагандалау чаткысын күргәннәр

Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил әйтүенчә, илдә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау турында уйлау мөһимрәк.

Приюттан хайваннар алып тәрбияләргә өндәгән социаль реклама Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец өчен баласыз тормышны пропагандалау кебегрәк тоелган. Аны ул яшьләрне бала табу урынына эт яки мәче асрарга чакыру шикелле аңлаган, дип яза 116.RU.

Балалар омбудсмены әйтүенчә, илдә гаилә кыйммәтләрен, күбрәк балалар табып үстерүне пропагандалау турында уйлау мөһимрәк. Моның урынына яшьләр аңына, хайваннар гаиләне һәм балаларны алыштырырга мөмкин, дигән фикер сеңдерелә.

— Күбесе шулай эшли дә: эт яки мәче алып, аны “улым” яки “кызым” дия-дия, балалар табып үстерүдән баш тартуга кадәр барып җитә, – дип билгеләп үткән ул.

Волынец басым ясап әйткәнчә, ул йорт хайваннарын асрауга каршы түгел. Алар балаларга җаваплылык һәм рәхим-шәфкатьлелек хисләрен сеңдерә. Ләкин эт-мәчеләр балалар урынына түгел, ә алар өчен асралырга тиеш.


Фикер өстәү