Татарстан Президенты «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарә рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында республиканың газ инфраструктурасын алга таба үстерү, газ-мотор ягулыгы базарын киңәйтү, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышына бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Галиев, Татарстан Республикасы Президентының нефть, газ, химия мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рәфкать Кантюков һәм «Группа ГМС» АҖ президенты Артем Молчанов катнашты.


Фикер өстәү