“Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган

Татарстанда “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар тапшыру башланган. Конкурсны оештыручы – Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, “Яңа гасыр” Татарстан телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте.

Бәйге татар теле һәм әдәбиятен популярлаштыру, татарча нәфис сүзгә кызыксындыру тудыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак, татар классик әдәбиятын саклау максатында үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган анкета, шулай ук видеоформат рәвешендәге хезмәтне рәсми почтага (tnvtatarsuze@mail.ru) җибәрергә кирәк. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. “Татар сүзе” берничә категория буенча: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән зурраклар арасында үткәрелә.


Фикер өстәү