Татарстанның яңа вице-премьеры билгеле

Казан шәһәре башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы элекке префекты Евгений Варакин Татарстан премьер-министры урынбасары вазыйфасын биләячәк. Аның кандидатурасы бүген Дәүләт Советының 33нче сессиясендә бертавыштан хупланды.

Варакинны билгеләүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Кандидатура белән беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин таныштырды. Аның әйтүенчә, яңа вице-премьер Татарстанның төбәкләр белән мөнәсәбәтләре өчен җавап бирәчәк.

Президент депутатлардан тәкъдимне бертавыштан хуплауны сорады. Варакин, Лисичанскига командировкага китүе сәбәпле, сессиядә катнаша алмый, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү