Татарстан табиблары үсмернең балта белән чабып өзелгән кул чугын кире урынына утыртуга ирешкән

ДРКБ һәм РКБ табиблары 17 яшьлек үсмернең балта белән чабылган кулын кире урынына утыртып, тегеп куюга ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләп үткәннәр.

Үсмер утын ярганда кул чугын өзгән. РКБ һәм ДРКБ медикалары аның кулын саклап калу өчен көне-төне көрәшкән. Балага гаять катлаулы өч операция ясарга туры килгән. Кул чугы урынына утыртылганнан соң, кан тамырларын тромблардан чистарту, үлгән тукымаларны алу буенча операцияләр ясалган.

Табиблар әйтүенчә, үсмер инде кул бармакларын җиңелчә генә селкетә-бөгә башлаган.


Фикер өстәү