Түбән Камада «УАЗ» көпчәкләре астында калып 58 яшьлек хатын-кыз үлгән

Түбән Камада үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, фаҗига 23 сентябрьдә сәнәгать зонасы территориясендә 7:30 да була.

«Уазик»ны йөртүче 27 яшьлек ир 58 яшьлек хатынны бәрдерә. Җәрәхәтләнгән кеше шунда ук үлә.

Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.


Фикер өстәү