Бер көн эчендә ике хатын-кыз поезд астында һәлак булган

Бер көн эчендә икенче хатын-кыз Татарстанда поезд тәгәрмәче астында һәлак булган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.

Бүген иртәнге сигездә Якты Күл-Зәй аралыгының 124 нче чакрымында гадәттән тыш хәл булды. Эш поезды астына хатын-кыз эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә. Һәлак булучыга 60 яшь. Аның шәхесе ачыклана.

Фаҗига шаһитлары сөйләвенчә, поезд хатын-кызныэ өстеннән чыккан.

Шулай ук бүген иртәнге җидедә Тихорецк — Вахитов арасындагы тимерь юлда  бер хатын — кыз «Аэропорт-Казан» маршрутының электричкасы астында калган.

Һәлак булучыга якынча 50-60 яшь. Аның да шәхесе ачыклана. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү