Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” ачылды

Бу җәһәттән мәгълүматларны “Объясняем. РФ” сайтыннан да табарга мөмкин.

Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча кешеләрнең сорауларына җавап бирү өчен 122 номеры белән “кайнар линия” эшли башлаган. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр иткән.
“Кайнар линия” Россиянең барлык төбәкләрендә эшли. Аңа шәһәр телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

“Рәсми чыганакларга гына таяныгыз, имеш-мимешләргә һәм тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанмагыз”, – дип басым ясап әйткән Чернышенко.


Фикер өстәү