Балалар республика клиник хастаханәсе катлаулы операция ясап Россиянең Рекордлар китабына кергән

Балалар республика клиник хастаханәсе ике айлык сабыйның кан тамырында бүлтәеп торган өлешен (аневризма) алуга ирешкән: бүгенгә дөнья күләмендә нибары 14 шундый операция ясалган.

ДРКБ ике айлык кызчыкның иңбашындагы артериясеннән тумыштан килгән аневризмасын алу буенча бик сирәк очрый торган операциясе белән Россия Рекордлар китабына эләккән. Ул чагында нарасыйның гәүдә авырлыгы 5 килограммнан аз гына артыграк булган, дип хәбәр итә “КП-Казань”.
Дөньяда балаларга шундый операция ясауның нибары 14 очрагы гына мәгълүм. Иң кечкенәсенә нибары 6 ай булган.
Операциядән соң инде 3 ай узган, хәзер бала үзен әйбәт хис итә. Кулында кан әйләнеше тулысынча торгызылган, дип сөйләп үтелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез: ДРКБ табиблары күптән түгел генә балаларга сөяк җелеген күчереп утырта башлаган. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе тарихында тәүге шундый уңыш бу

 


Фикер өстәү