Рөстәм Миңнеханов авыл эшмәкәрләре җыеныннан фотолар урнаштырды

Бүген Казанның «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комлексында бөтен Россиядән җыелган авыл эшкуарлары җыены узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында әлеге вакыйгадан фотолар белән урнаштырды.

«Казанга бөтен Россиядән татар авылы эшмәкәрләре килде, — дип язган ул.

Фотоларда Татарстан Рәисенең эшкуарларның товарлары белән танышуын, җыенда катнашучылар белән аралашуын күрергә була.


Фикер өстәү